Казанның «Салават Күпере» торак массивында 340 фатирлы социаль ипотека йортына күченделәр.
Фатирларны предприятиеләрдә эшләүчеләр, яшь гаиләләр, ятим балалар, грант откан табиблар, авария хәлендәге торакта яшәүчеләр алды. Һәр фатир сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе, су һәм электр энергиясе счетчиклары, шулай ук мәгълүматларны санауның автомат системасы белән җиһазландырылган. Ел ахырына кадәр «Салават Күпере» массивында тагын тугыз йортны төзеп бетерү планлаштырыла.