Кайгылы хәбәр. Икътисад фәннәре докторы, галим, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тәрҗемәче һәм атаклы бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат.
Фарсель аганы күпләр тәҗрибәле бакчачы буларак белә. Радио һәм телевидениедә озак еллар аның катнашында бакчачылыкка багышланган тапшырулар чыгып барды. Тамашачылар үзләренең сорауларын биреп, аннан файдалы киңәшләр һәм җаваплар алалар иде. Мәрхүм белән хушлашу мәрәсиме бүген, 17нче августта, сәгать унда «Мәрҗани» мәчетендә була.