Татарстанда өч ай ярым вакыт эчендә янгыннар саны узган елгы күрсәткечләрдән артып китте. Бу хакта узган брифингта урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте. Фаразларга караганда, быелгы җәй бик эссе булачак, Татарстан белгечләре гадәттән тыш хәлгә китерүче янгыннарга каршы көрәшкә әзер.
Урман хуҗалыкларында 20 янгын станциясе бар, аларда барлыгы — 455 кеше һәм — 355 махсус техника исәптә тора. Янгын белән көрәшкә юридик затларны, шулай ук коткаручыларны җәлеп итү күздә тотыла.