Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады

12.12.2023
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Республика Матбугат көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады.

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.
Моннан нәкъ утыз ел элек, 1993 елның 12 декабрендә, Россия дәүләтенең язмышын хәл иткән вакыйга булды. Аның күпгасырлык тарихында беренче мәртәбә бөтенхалык референдумында яңа Россиянең Төп законы кабул ителде.

Новости СМИ2

Ул иксез-чиксез илебезнең миллионнарча гражданнары – милләте, дине һәм сәяси фикерләве төрле булган, аңлы рәвештә нык демократик һәм социаль дәүләт төзүне сайлаган кешеләрнең өметләрен һәм ышанычын гәүдәләндерә.

Гамәлдәге Конституция авыр вакытта – җитди иҗтимагый-сәяси тетрәнүләр һәм дәүләт корылышының тамырдан үзгәрү чорында эшләнде. Советлар Союзы таркалганнан соң, дәверләр борылышында нормалар чыгару буенча җентекле эш үткәрелде, граждан җәмгыяте институтлары, хакимият тармаклары һәм дәрәҗәләре арасында яңа мөнәсәбәтләрне җайга салучы нигез закон актлары кабул ителде (билгеле булганча, бу ел Федераль Собраниенең, илебезнең сайлау системасының да юбилей елы).

Иң югары юридик статуска ия булган 1993 елгы Конституция Россия җәмгыятенең төп кыйммәтләрен – граждан хокуклары һәм ирекләренең үзгәрмәс хәлен, дәүләт бердәмлеген һәм территориаль бөтенлекне саклауны, идеология күптөрлелеген, ирекле сайлауларны һәм күппартиялелекне, төп социаль гарантияләрне ышанычлы беркетте.

Заман таләпләренә җавап биреп, 2020 елда Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның башлангычы белән гамәлгә ашырылган конституция реформасы нәтиҗәсендә бөтенхалык тавыш бирү йомгаклары буенча Төп законның яңа редакциясе кабул ителде. Халыкның күпчелеге хуплаган төзәтмәләр арасында: дәүләтнең социаль әһәмиятен арттыру, тарихи хәтерне саклау, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне, тел һәм милләт күптөрлелеген, аналарны һәм балаларны яклау… Соңгы вакыттагы вакыйгалар бу үзгәрешләрнең дәүләт һәм икътисад суверенитетын тәэмин итү, Россия Федерациясе гражданнары хокукларын һәм ирекләрен алга таба да ныгыту өчен никадәр мөһим һәм үз вакытында булганын ачык күрсәтә.

Новости СМИ2

Кадерле ватандашлар! Ышанам ки, Конституция нормалары һәм нигезләмәләренә таянып, уртак максатларга ирешүдә бөтен көчебезне берләштереп, без Ватаныбызны социаль-икътисадый үстерү, яшәү сыйфатын югарырак дәрәҗәгә күтәрү бурычын хәл кылачакбыз. Шушы эшләрдә безгә бәхет һәм уңышлар юлдаш булсын. Сезгә ихлас күңелдән тынычлык, нык сәламәтлек һәм иминлек телим.

Бәйрәм белән! Россия Конституциясе көне белән!

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Рөстәм Миңнеханов Россия Конституциясенең 30 еллыгы белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Россия Конституциясенең 30 еллыгы белән котлады

Яңалыклар (6.12.23)

Яңалыклар (12.12.23)

Хәерле көн, Татарстан! (5.12.23) Әңгәмәдәш — Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслар лауреаты Зөлфәт Фәхрәзиев

Хәерле көн, Татарстан! (12.12.23)»Нур» хатын-кызларның социаль тәкъдимнәр Ассоциациясе җитәкчесе Айгөл Хәйруллина

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+