Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
Бу бәйрәм көнендә без ветераннарга, хезмәт нәселләре ияләренә, иҗади эшчәнлеге һәм һөнәри осталыгы белән күпмилләтле Ватаныбызның икътисадый, фәнни һәм сәнәгый-технологик нигезен ныгытучы, үз эшенә җаваплы карап, аңа бөтен җанын биреп хезмәт куючы барлык кешеләргә дә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Без социаль-икътисадый өлкәдә мөһим өстенлекләрне билгеләдек, якындагы киләчәккә конкрет гамәлләр программасын булдырдык. Хезмәт иясенең тырыш эшчәнлеге ярдәмендә республика торак төзелеше үсеше, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме һәм темплары буенча алдынгылар сафында, ул үзенең азык-төлек иминлеген тәэмин итә, социаль инфраструктураны яңартуны дәвам итә, илкүләм проектларны һәм масштаблы республика программаларын уңышлы гамәлгә ашыра, халыкның керемнәре дәрәҗәсен һәм тормыш сыйфатын яхшыртуда ныклы адымнар ясый
Кадерле дуслар! Беренче май бәйрәме һәр буынга үзенчә якын һәм кадерле. Бәйрәм көнендә сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, күңел көрлеге һәм иминлек телим, диелә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлавында.