Бүген республикабыз һәм тулаем илнең яңа дәүләтчелеген булдыруга зур өлеш керткән абруйлы сәясәтче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиев туган көнен билгеләп үтә.
Шәхсән минем өчен ул – көрәштәш һәм фикердәш, укытучы һәм остаз, ул кешене шәхси үрнәге белән тәрбияли. Үз эшеңне җиренә җиткереп башкару, кешеләр белән уртак тел табу, карарларда ныклы булу, әмма иң мөһиме – кешеләр файдасына эшләү – Минтимер Шәймиевнең тормыш кредосы аның «сәяси мәктәбен» үткән барлык дәрәҗәдәге хакимият, предприятие һәм оешма җитәкчеләренең күпчелеге өчен сабак булып тора.
Туган көнегез белән, Минтимер Шәрипович! Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим.
***
Шәймиев — Татарстан һәм, гомумән, Россиянең яңа дәүләтчелеген формалаштыруга зур өлеш керткән абруйлы сәясәтче. Аның башлангычы белән элеккегечә зур гуманитар һәм мәдәни проектлар гамәлгә ашырыла.
«Шәхсән минем өчен ул — көрәштәш һәм фикердәш, тормышындагы шәхси үрнәге белән ышандыручы укытучы һәм остаз. Үз эшеңне яхшы итеп башкарырга, компромисска бара белергә, карарларда нык торырга, әмма иң мөһиме — кешеләр файдасына эшләргә — Минтимер Шәймиевнең бу кредосы аның «сәяси мәктәбен» үткән барлык дәрәҗәдәге хакимият, предприятие һәм оешма җитәкчеләре өчен күп яклап сабак булды, — дип язган Татарстан парламенты җитәкчесе үзенең телеграм-каналында.