Республиканың Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин танылган казах драматургы Мөхтәр Ауэзовның улы дипломат, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Мурат Ауэзов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Мурат Ауэзов җитәкчелегендәге иҗат, фәнни һәм эксперт җәмгыяте вәкилләре -Татарстанга фәнни-гамәли конференциядә катнашу һәм казах язучысы һәм драматургы Мөхтар Ауэзов әсәрләре җыентыгын тәкъдим итү өчен килде.
Китапны тәкъдим итү, бүген 1 мартта Республиканың Милли китапханәсендә узачак. Казанда нәшер ителгән басма күренекле казах язучысы, драматург һәм галим, Ленин һәм Сталин премияләре лауреаты Мөхтар Ауэзовның тууына 125 ел тулуга һәм Россия белән Казахстанның дипломатик мөнәсәбәтләре урнашуга, 30 ел тулуга багышланган.
Әлеге басма Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгы, Казахстан Республикасы Тышкы эшләр министрлыгы, Казан университетының филология институты ярдәмендә, татар телендә бастырылган.
Шулай ук, Парламент җитәкчесе, милләт-ара тынычлыкны һәм татулыкны саклау мәсьәләләренә дә аерым тукталды. Күп милләтле республикада, Татарстан халыклары ассамблеясе эшчәнлеген оештыру үз нәтиҗәләрен бирде. Казахларның милли-мәдәни автономиясе, Ассамблея эшчәнлегендә дә бик актив катнаша.