Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның хатынына «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. Әлмәтнең Никахлашу сараенда ирле-хатынлы Луиза һәм Фәрит Мөхәммәтшиннарны хөрмәтләделәр. Алар моннан нәкъ ярты гасыр элек Әлмәтнең никашлашу сараенда гаилә корып җибәргән.Ул вакытта Фәрит Мөхәммәтшин «Әлмәтнефть» нефть промыселы идарәсендә слесарь булып эшләгән, ә хатыны Луиза Миңнебай газ эшкәртү заводының икътисад бүлегендә хезмәт куйган. Мөхәммәтшиннар ике бала тәрбияләп үстергән.
Әлеге бүләк 25 елдан артык бергә гомер итүче, үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка корылган гаилә нигезенең ныклыгы белән дан казанган, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән гаиләләргә тапшырыла.