Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә зур казанышларга ирешкән хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды. 36 кеше югары исемнәргә лаек булды. Алар арсында сәнәгать, төзелеш, химия, сәламәтлек саклау, мәгариф, массакүләм коммуникацияләр, мәдәният һәм башка өлкәләрдә эшләүчеләр бар иде. Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләнүчеләргә мөрәҗәгать итеп, Татарстанның Россиядә үсеш ягыннан алдынгы урында булуын билгеләп үтте, фидакярь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Пандемия шартларында үзләрен аямыйча эшләүче табиблар хезмәтен аерым ассызыклады. Журналистларның эше дә югары бәяләнде. “Татмедиа” җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.