Соңгы өч атнада илнең төп законына төзәтмәләр кертү буенча фикер алышулар уза. Эшче төркемнәр төзелгән, тәкьдимнәрне җыю бара.Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда республикабыз яшьләре дә үз фикерләрен җиткерделәр. Салымнарны авылда калдырырга, авыл җирлекләре башлыкларын сайлау хокукын торак пунктларда яшәүче җирле халыкка бирергә. Яшьләр берләшмәләре вәкилләре үз тәкьдимнәренең конституциядә дә беркетелүен күрергә тели. Республиканың Иҗтимагый палатасы әгьзалары да тәкьдимнәр белән чыкты.