Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенроссия халык санын алуда катнашты.
Стационар исәпкә алу участогында исәпкә алучы Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның хатынының электрон исәпкә алу кәгазьләрен тутырды. Парламент җитәкчесе Татарстанда яшәүчеләрне халык санын алуда актив катнашырга чакырды. Ул исәпкә алу кәгазендә 33 мәсьәлә булуын искәртте, алар күп кенә өлкәләргә — яшь, җенес, торак белән тәэмин итү, халыкны эш белән тәэмин итүгә кагыла. Федераль үзәккә озак вакытка стратегик планлаштыруга нинди темалар кертергә кирәклеген белү мөһим.