Республиканың Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Александр Обыденнов исемендәге башкала авто-транспорт техникумында булды. Бирегә килергә аны студентлар, сайлаучылар белән чираттагы очрашуда чакырганнар иделәр.
Парламент рәисенә заманча остаханәләр һәм уку классларын күрсәттеләр. Бүген анда пассажирлар йөртүне оештыру, транспорт белән идарә итәргә, төрле машиналарны ремонтларга, һәм хәтта «локомотив машинисты» белгечлекләренә өйрәтәләр. 2015 нче елдан бу Ресурс үзәге булып тора. Биредә авто-мәктәп тә бар.
Бер сәгатьлек очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин тышкы сәясәткә, дәүләт телләренә ия булуга, Татарстанда волейбол үсешенә кагылышлы төрле сорауларга җавап бирде. Дәүләт Советы Рәисе үзе дә, шулай ук профессиональ машина йөртүче — бу һөнәргә ул Әлмәт техникумында өйрәнгән. Очрашу ахырында бүләкләр белән алмашу булды. Студентлар Парламент башлыгына-уенчык “Чайка” машинасын бүләк иттеләр, ә Фәрит Мөхәммәтшин, спорт җиһазларыннан тыш, балаларны волейбол, зениты матчына һәм «Зөя калкулыкларында» халыкара тарихи техника фестиваленә чакырды.