Традицион кыйммәтләр – җәмгыятебезнең нигезе. Ул күпмилләтле һәм күп конфессияле илебезнең бердәмлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстанның Фәннәр академиясендә узган фәнни-гамәли конференциядә катнашкан һәр галим искәртте.
«Россия төбәкләрендә этносоциаль һәм этномәдәни процессларны көйләүнең уңай тәҗрибәсе» дип аталган фәнни-гамәли конференция үзе дә традицион рәвештә үткәрелеп килә. Монысы алтынчысы .
Катнашучыларны сәламлап пленар утырышны башлап җибәргән Рифкать Миңнеханов фикеренчә , мондый зур чараларның нәкъ менә Татарстан Фәннәр академиясендә узуы да әһәмиятле.
Без Россия төбәкләре белән фәнни элемтәләрне ныгытуда бик актив эшлибез – дип белдерде Татарстан Фәннәр академиясе президенты кереш чыгышында. Төп максат — милли, этномәдәни һәм тел мәсьәләләрен хәл итү турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу.
Төрле төбәк галимнәренә үзара аралашып, тәҗрибә уртаклашып эшләү өчен әлеге фәнни чара зур этәргеч. Чөнки һәр галимнең – үз тәҗрибәсе, үз алымнары, тикшеренү ысуллары.
Мөршидә Җиһан. Александр Решеткин. Татарстан яңалыклары