Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, хөрмәтле дин кардәшләр! Мәгълүм булганча «Ярдәм» мәчетендә сәламәтлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү үзәге бар. Алты яшеннән үк күрү сәләтен югалткан Фәнис Мингәрәев шунда компьютер нигезләре дәресләрен укыта. Вәгазь телевизион ачык конкурсына мөгаллим , хәтта берничә вәгазь җибәргән. Жюри, Фәнис хәзрәт Мингәрәевнең Рамазан аена багышланган вәгазен сайлап алды.
***
Ахирәт сәфәренә әзерләүче рамазан шәриф аеның бүген 16 көне. Тотакан уразаларыгыз кабул булсын. Исегезгә төшереп үтәбез. Вәгазь телевизион ачык конкурсында 15 яше тулган һәркем катнаша ала. Вәгазьләрне видеоязма рәвешендә ТВВӘГАЗ Бөтерчек яндекс нокта ру. электрон адресына җибәрегез. Ә бүгенгә барыгызга да саулык — сәламәтлек теләп саубуллашам. Әссәләмегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.