“Фәйзуллин йөзүләре” быел Теләче районының Олы Мәтәскә авылында оештырылды.
Ел саен җәйнең иң җылы көннәренең берсендә, инде күркәм традициягә әверелгән “Фәйзуллин йөзүләре” үткәрелә. Быел ул Теләче районының Олы Мәтәскә авылында оештырылды. Суда йөзү ярышыннан бигрәк әлеге чара, иҗади дусларның аралашу урыны буларак кыйммәтле. Фәйзуллин йөзүләрендә Фәннур Хәсәнов та булып кайтты.
Олы Мәтәскә – күренекле язучы Фатих Хөснинең туган авылы. Язучы авылында узган “Фәйзуллин йөзүләре” спорт һәм әдәбият бәйрәменә килгән кунаклар аның эзләре буйлап та үтте. Программага, Олы Мәтәскә буасындагы йөзүләрдән тыш, кунакларның Фатих Хөсни музее белән танышуы, авыл халкының язучылар белән очрашуы, Фатих Хөсни исемен йөрткән Олы Мәтәскә гомуми белем бирү мәктәбендә китап укучылар белән аралашу кергән. Бәйрәм, кунакларны каршылау, Олы Мәтәскә авылы мәдәният сарае каршында башланып китте.
«Фәйзуллин йөзүләре» — татар әдәбиятында гына була торган үзенчәлекле бер бренд, әдәби-мәдәни һәм спорт бәйрәме. Ул җәй көне — августның беренче көннәрендә, Равил Фәйзуллинның 4 августтагы туган көне тирәсендәрәк үтә. Әлеге әдәбият һәм спорт бәйрәме хәзер эстафета булып бер районнан икенчесенә күчә. Быел мәртәбәле чара Теләче районының Олы Мәтәскә авылында узды. Йөзү бәйрәме Олы Мәтәскә авылында тантаналы шартларда ачылды. Чарага язучылар, шагыйрьләр, сәнгать эшлеклеләре, авыллардан, районнан кызыксынучылар килгән иде.
Йөзү һәрвакыт ачык һавада оештырыла. «Фәйзуллин йөзүләре»н Татарстан районнарының күтәреп алуы бик күркәм эш. Моңа кадәр Мамадышта, Арчада, Яшел Үзәндә дә, Иделдә, Камада, Казансуда да йөзүләр оештырылды. 4 нче Август — Равил Фәйзуллинның туган көне. Аңа 81 тулды. Һава торышы нинди булуга да карамастан, быел да һичшиксез йөзүләр булачак,-дип, игълан биргән иде йөзүче. Ләкин, Һава торышы бәйрәмгә комачаулык итмәде, бары бары тик уңышлар гына теләде кебек.
Равил ага Татарстанның барлык матур, чиста сулыкларында да йөзәргә хыяллана. Бәхеткә, андый сулыклар һәм елгалар республика районнарында байтак. Яраткан шагыйребез Равил ага Фәйзуллинга хыялларын тормышка ашырыр өчен озын гомер, сәламәтлек, елга суларыдай саекмас иҗат дәрте теләп калабыз.
Фәннур Хәсәнов, Фәрид Җәләли, Татарстан яңалыклары.