Татарстан Язучылар берлегенең “Тукай клубында” Фәез Мәүлет улы Зөлкарнәевне искә алу кичәсе булып узды. Исән булса аңа 70 яшь тулган булыр иде… Фәиз Мәүлит улы Зөлкарнәев — татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь, СССР (Татарстан)Язучылар берлеге әгъзасы, Берничә китап авторы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Татарстан Язучылар берлегенең “Тукай клубында” Фәиз Мәүлит улы Зөлкарнәевне искә алу кичәсе булып узды.Исән булса аңа 70 яшь тулган булыр иде. Искә алу кичәсен шагыйрь һәм журналист Марат Закир башлады һәм сүзне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага бирде. ИҢ БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА УЛ Татарстан Язучылар берлегенең эш сәфәрләрендә чит төбәкләрдә очрашкан, аралашкан милләттәшләребезгә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм кичәнең төп асылына күчте. Фәез Зөлкарнәйнең кыска, әммә тирән өчтәлекле иҗат юлына тукталды, бик күп истәлекләр белән уртаклашты.
Рабит ага Батулла да Фәез Зөлкәрнәй турында истәлекләре белән уртаклашканнан соң, үз архивында сакланган ике китапны яшь буын иҗатчыларына тапшырды.
Фәиз Зөлкарнәев — җитмешенче еллар ахырында әдәбиятка килгән яшь тәнкыйтьчеләрнең берсе. Аның беренче әдәби тәнкыйть әсәре — шагыйрь Равил Фәйзуллинның иҗат портреты «Идел» альманахында дөнья күрә. Шуннан бирле Фәиз Зөлкарнәевнең яшь һәм урта буын шагыйрьләр иҗаты, шул чор прозасының торышына багышланган мәкалә, эссе һәм рецензияләре республика газета-журналларында даими рәвештә басылып тора.
Кичәдә Фәиз Зөлкарнәйнең каләмдәш дуслары- аның иҗат юлын барладылар, бик күп истәлекләр сөйләнелде, дуслары, туганнары, язучының иҗатын яратучы тамашачыларыбыз катнашты. Танылган артистлар чыгышлары кичәгә ямь өстәде.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.