Кайгылы хәбәр. Каты авырудан соң, танылган журналист, эзтабар-язучы, Шаһинур Мостафин вафат булды. Язучыны Мамадыш районының Арташ авылында җирләделәр. Ул Бөек Ватан сугышы каһарманнарының батырлыгын чагылдырып, китаплар бастырып чыгарды, күп кенә очерклар язды. Якташлары Шаһинур абыйның исемен мәңгеләштерәчәк. Мамадышның бер урамына исеме биреләчәк. Урта Кирмән урта мәктәбе дә аның исеме белән аталачак.