Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында «Европа цивилизациясенең язмачылык тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте» Халыкара фәнни конференциясе булып узды. 2023 елның 17–19 октябре көннәрендә үткән әлеге чара программасын безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов тә өйрәнеп кайтты.
Татарстаy Милли китапханәсендә Европа һәм Көнчыгыш халыклары язу тарихына багышланган зур күргәзмә дә ачылды. Анда куелган материаллар төрле телләрнең барлыкка килүе, формалашуы, үзара бәйләнешләре тарихы белән танышу өчен уникаль чыганак.
Конференциядә катнашучыларның да колачы киң иде — Татарстан Фәннәр Академиясеннән башлап, байтак чит илләрдән тел белгечләре, тарихчылар, археографлар чакырылган иде. Конференциядә әйтелгән һәр фикер игьтибарга лаеклы булды.
3 көн буена барган конференциядә төрле илләр галимнәре Европа һәм Көнчыгыш халыкларының язмачылык үрнәкләре буенча күп кенә мәгьлүматлар ирештерделәр, тарихи истәлекләрне барладылар. Фәнни эшләрнең барысы да кызыклы, мавыктыргыч иде.
Әлеге халыкара фәнни конференция һәм күргәзмә быелның 26 апрелендә Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеге белән очрашудагы фикерләрне исәпкә алып, республика рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән оештырылды.
Фәннур Хәсәнов, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.