Европа белән Көнбатыш Кытайны тоташтыручы М-12 автомобиль трассасы Татарстан территориясеннән дә узачак. Тарихи коридорны булдыру өчен нәрсәләр эшләнә? Зур эшләр кайчан башланырга тиеш? Бу хакта киләсе репортажда.Заманча перспектива тормышка ашсын өчен, өметләнеп, көтеп кенә калмыйча, кирәкле юнәлештә унҗиде ел эшләргә кирәк. Фоат Комаров өчен «Европа-Көнбатыш Кытай» коридоры проекты шуннан башлана. Аның төп өлеше-Россия аша М-12 трассасы. «Нефтегаз» оешмасы җитәкчелеге һәм коллективы тырышлыгы белән Татарстан буенча әлеге юлның бер өлешенә нигез әзер.
«СМП-Нефтегаз» ААҖ генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров: Проект 2003 елда башланды. Бу инициатива Минтимер Шәриповичтан – төбәк җитәкчеләре башлыклары белән Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаевка мөрәҗәгать иткәч башланды һәм хупланды. Беренче этапта без 2006 елда 145 километр озынлыкта «Алексеевск-Әлмәт» юлын төзи башлау өчен конкурсны оттык.
Юлчылар җир катламын җәю һәм тигезләү өчен 36 миллион кубометр грунт күчергән. Юл өстендә коммуникацияләр һәм юл үткәргечләр, хайваннар миграциясе өчен астан махсус урыннар ясалган. Шулай ук торак пунктлар янында саклагыч корылмалар да төзелгән. Булачак зур трасса җирле халыкның яшәешенә комачауламаска тиеш.
«СМП-Нефтегаз» ААҖ генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров: Менә алар җир валлары, киләчәктә без бу урынга агачлар утыртырга да планлаштырабыз. Мондагы йортлар торак пункттан аерылып торсын өчен шулай эшлибез. Биредә эстакада булачак, һәм без бу эстакаданы урнаштырып, авыл урамнарын да асфальтлыйбыз.
Яңа юл төзелешен Әлмәт — Казан трассасында булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм үлем-китем статистикасы мәҗбүр иткән. Бу участокны юкка гына үлем юлы дип атамыйлар. Төзелеп килүче участок куркынычсызлыкны арттыра. Ул ике федераль трассаны — М-5 һәм М-7не тоташтыруда мөһим звено булачак. Һәм бу «Европа-Көнбатыш Кытай» тарихи коридорының бер өлеш, ул — М-12 трассасы киселеше.
Татарстанның М-12 трассасын төзүгә ни дәрәҗәдә әзер булуын Әлмәт районында Шәле-Баулы трассасы участогында башланган масштаблы төзелеш күрсәтә. Күп кенә белгечләр фикеренчә, нәкъ менә бу юнәлеш Татарстан буенча «Европа-Көнбатыш Кытай» коридоры маршруты өчен иң перспективалы юнәлеш булып тора.Бу Татарстан өчен дә стратегик яктан бик мөһим.
Фанис Мәхәммәтов, Инна Данилова, Сергей Павлухин, Татарстан яңалыклары.
..