Казан Федераль Университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Евразия гуманитар фәннәр контекстында тел белеме» дип исемләнгән конференция узды.
Биредә татар тел белемендә, фәнни мәктәпләргә нигез салган тормышлары һәм фәнни-педагогик эшчәнлекләре белән бәйле күренекле тел галимнәренең эшчәнлеге яктыртылды. Бу форматта конференция беренче тапкыр үтә, ләкин быел ул үз эченә берничә симпозиумны берләштергән, масштабын киңәйткән.