Пермьдә узган Россия Федерациясе Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында яшьләрнең тормышта үз урынын табуы һәм төбәкләрнең иҗтимагый-сәяси тормышында катнашуы турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Буренков билгеләп үткәнчә, яшьләрне муниципаль идарәгә һәм җирле социаль-актив эшчәнлеккә җәлеп итү – тормышта үз урыныңны табу өчен нәтиҗәле механизм булып тора, һәм хакимият органнарының төп бурычы – мондый проектларны үстерү өчен шартлар тудыру.