Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Белавтодор директоры Юрий Масюк белән юл төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алышты.
Узган елның сентябрендә Татарстан делегациясе Берауська эш сәфәре вакытында цемент- бетоннан автомобиль юлларын проектлау, фәнни яктан тәэмин итү һәм төзү тәҗрибәсен өйрәнде. Татарстан Хөкүмәте Йортында уртак проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук төзелеш өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында Президент Төркиянең Полимекс холдингы җитәкчелеге белән фикер алышты. Әлеге компания белән хезмәттәшлектә Казанда 2 кунакханә төзелгән. Кунакханә комплексын төзү эше дәвам итә. Башка уртак проектларны гамәлгә ашыру турында да сөйләштеләр. “Татарстанга Төркия белән икътисадый хезмәттәшлекнең төрле өлкәләре кызыклы”, — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Төркия республиканың җитди инвесторларының берсе булып кала.