Эшләүче пенсионерларга моңа кадәр индексацияләнмәгән түләүләр өчен компенсацияне. эштән киткәннән соң, барлык күләмдә капларга тиешләр. Компенсация түләү тәртибен пенсия фондында аңлаттылар.
Эшләргәме, әллә эшләүдән туктаргамы? Пенсия фондына шушы четрекле сорау белән шалтыратулар күп була.Эшләүләрен дәвам итүчеләр пенсиянең индексацияләнүе белән кызыксыналар. Кайбер оешмаларда өлкәннәр, өстәмә акчасыз калмас өчен, эштән китәргә гариза яза.
Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен барыбер индексациялиләр. Түләнмәгән барлык акчаны эштән киткәннән соң ук компенсациялиләр.
Пенсионер эштән киткәннән соң 3 ай узгач, пенсия күләме барлык эшләү вакытындагы индексация процентына карап арта. Гариза язарга кирәкми, ул автомат рәвештә билгеләнә. Диана Дасаева, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.