Ел саен эшләүче пенсионерларга түләүләрне 1нче августтан яңадан исәплиләр. Ул автомат рәвештә башкарыла.
Моның өчен бернинди гариза да бирергә кирәкми. Дөрес, пенсияләрне кабат исәпләү эшләүче барлык пенсионерларга да кагылмаячак. Картлык буенча иминият пенсияләрен алучыларның, инвалидлар һәм туендыручыларын югалткан кешеләрнең пенсияләре артачак. 1нче августтан эшләүче пенсионерга максималь өстәмә 279 сумга кадәр булырга мөмкин. Әгәр кеше рәсми булмаган эшкә урнашса, аңа яңадан исәп — хисап ясалмаячак.