Актаныш районының “Алтынчәч” балалар бакчасында төбәкара “Оста сабый дип исемләнгән ” бәйге узды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, үзләрен төрле һөнәр осталары буларак сынап карады. Оста сабый бәйгесенең иң күңелле мизгелләрен сезнең игтибарга да тәкдим итәбез.
Кемдер пешекче, кемдер дизайнер ролендә. Әтәчкәй балалар бакчасыннан Айлинә исә үзен тәрбияче буларак сынап карарга килгән. Бугенге бәйгедә ул балалар белән шөгыль үткәреп күрсәтте.Аида Хәйдәрова да үзен тәрбияче буларак сынап карага уйлаган. Тәрбия шөгылен ул рус телендә алып барды.Балалар үзләренең осталыкларын күрсәтеп, һәр юнәлеш буенча да чыгыш ясадылар.
Бәйгегә катншучылар Актаныштан гына түгел, республикабызның башка районнарыннан да килгән иде. Сарман районы кызы Эльза Солтанова бу конкурста зур кызыксыну белән катнашаПешекче кызлар һәм егетләр осталыкларын жюри хозурына тәкъдим итте.
Теоретик сорауларга җавап бирү, һөнәр иясенә кирәкле җиһазларны сайлап алу, практик биремнәр аша балаларның белемнәре һәм осталыклары баллар ярдәмендә бәяләп, җюри урыннар билгеләде.