Татарстан башкаласында эш визиты белән Россия вице-премьеры Юрий Борисов булды. Туполев исемендәге Казан авиация заводында гражданнар авиациясенең үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
Россиянең пассажир авиациясе нәкъ менә шушы урында – Казандагы Горбунов исемендәге завод базасында башлана. Тиздән биредә ТУ-214 самолетын җыюга керешәләр. Россия Хөкүмәте вице-премьеры Юрий Борисов Татарстан Президенты белән предприятие территориясен карады, киләчәк перспективалар белән кызыксынды.
Монда җитештерелгән самолетлар илнең иң зур авиакомпанияләренә җибәрелергә тиеш. Күпләр бу модель белән таныш инде. ТУ-214 заманча ике двигательле самолет. Беренче очыш 1996 елда ясалган иде. Очкыч бик экономияле булуы белән аерылып тора, сәгатенә 850 километрга кадәр тизлекне арттыра, ерак араларга оча ала, 210 пассажир сыйдыра. Аны махсус заказ буенча аз санда җитештерәләр. Төп уңайлыгы-чит ил детальләре комплектлауда аз, аларны ел дәвамында алмаштырырга мөмкин. Шуңа күрә Казанда күпләп җитештерүне тиз үзләштерергә кирәк.
Бу безнең хәлдән килә алырлык бурыч. Самолетлар җитештерүне заманчалаштырырга кирәк һәм без моны уңай хәл итәрбез.
Казан авиация заводы янындагы юл кыска, Россия авиацмиясен ныгыту өчен яңа самолетлар бик кирәк.
Эльмира Җәләева, Татарстан яңалыклары.