Электрон акчалар, көндәлек һәм электрон хезмәт кенәгәсе. Быел Россиядә, шул исәптән Татарстанда да эш бирүчеләр кәгазь форматындагы хезмәт кенәгәләре урынына электрон варинатка күчүне тәкъдим итәләр. Шулай итеп, кеше дәүләт хезмәтләренә мөрәҗәгать иткәндә, хезмәт эшчәнлеге һәм стаж турында мәгълүмат бирү кирәк булмаячак. Боларның барысы да мәгълүматлар базасында теркәлә. Электрон хезмәт кенәгәләре системасы этаплап башкарылачак. Эш бирүчеләр кәгазь белешмә дә алып барачак, кәгазь форматта кенәгә булдырырга теләүчеләр өчен традицион алым сакланачак.
Вакыт бер урында гына тукталып тормый. Электрон көндәлекләр, акчалар һәм электрон хезмәт кенәгәләре. Алсу Фәйзуллина мәгариф идарәсе бүлегенә хисапчы булып эшкә урнашкан. Кадрлар бүлегенә килеп, агымдагы ел башында кергән яңалык буенча электрон хезмәт кенәгәсенә күчәргә булган.
Буа районы Пенсия фонды бүлекчәсе 2020 елда гадәти кәгазь хезмәт кенәгәләренә алмашка электрон хезмәт кенәгәләре килү хакында хәбәр итте. Бүген райондагы барлык оешмалар да үзләренең хезмәткәрләренә уведомлениеләр җибәргән.
Эшләүче гражданнар өчен электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле булачак һәм гражданнарның үз рөхсәте белән генә башкарылачак.
2020нче ел күчеш чоры булып исәпләнә.Ел башыннан эш бирүчеләр хезмәткәрләрен июль аена кадәр уведомлениеләр тапшырырга тиеш. Ә хезмәткәрләр үз чиратында декабрь ахырына кадәр хәл итеп бетерергә тиеш.
Шунысын искәртү зарур, электрон хезмәт кенәгәсендә хезмәт периоды һәм эш урыны, квалификация, эшкә алу һәм эштән азат ителү көннәре, хезмәт килешүен өзүнең сәбәбе кебек кәгазь варианттагы кенәгәдә исәпкә алына торган барлык мәгълүматлар да саклана.
Үзгәрешләр эш бирүчеләргә дә кагыла, алар өчен яңа отчет формасы кертелә. 2020 елның 1 гыйнварыннан оешмаларга иминиятләштерелгән затларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны Пенсия фонды органнарына ай саен хисап аеннан соң килгән айның 15 числосыннан да соңга калмыйча биреп барырга, ә инде 2021 елның 1 гынварыннан башлап, эшкә алган яисә эштән азат иткән очракта хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүмат Пенсия фондына эшкә алган яисә эштән азат ителгән көннән соң 1 эш көненнән соңга калмыйча бирелеп барылачак
Ранис Әхмәтшин,Сирин Хәсәнов.