Ел башыннан балалар катнашындагы 95 юл hәлакәте төркәлгән. 4 ай эчендә Татарстанда 5 бала һәлак булган һәм 100cе яраланган. Җәен җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүче балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең артуы көтелә дип белдерделәр. Узган атнада шундый — 12, шулай ук балалар катнашында 30 дан артык юл hәлакәтендә 2 бала үлгән hәм 36 бала тән җәрәхәтләре алган. Бу очракларның барысы да махсус утыргычлар hәм каеш булмаудан килеп чыккан.