19 март көнне, легендар җырчы, барлык талантын классик музыка сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга багышлаган күренекле шәхес, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Эмиль Усман улы Җәләлетдинов арабыздан мәңгелеккә китте.
Халык артисты Эмиль Җәләлетдинов белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 20 мартта, 12:00 сәгатьтә Казанның Мәрҗәни мәчетендә уза.
Мәрхүмнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Эмиль Җәләлетдинов 1932 елның 23 февралендә Сәмәрканд шәһәрендә туган. 1954 елда Сәмәрканд училищесының дирижер—хор бүлеген тәмамлый. 1954 елдан 1957 елга кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1957 елда Ташкент дәүләтләренең вокал факультетына укырга керә.
1959 елда Казанга килә һәм Казан дәүләт консерваториясенә шунда ук укытучы В.Воронов классына өченче курска укырга керә. 1962 елда Казан консерваториясен уңышлы тәмамлап, Татар филармониясендә солист була, анда 1992 елга кадәр опера һәм камера музыкасы бүлегендә эшли.