Татарстан дәүләт телерадио компаниясе Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга булышу проектын дәвам итә. Узган юлы без Даниил Спатловка булыштык. 12 яшьлек Элина Пискуновага да ярдәм кирәк. Кызның умыртка баганасында үзгәрешләр бар, махсус дәвалау курсын узарга корсет сатып алырга кирәк.
Табиб сүзләреннән Элинаның күзе яшь белән тула. Кызның умыртка баганасында тумыштан тайпылыш-сколиоз авыруы бар. Әти-әнисе моны 6 яшендә генә күреп ала. Шуннан бирле кыз корсет белән йөри.
Табиблар умыртка баганасына металл каркаслы тимер дугалар куярга тәкъдим итә. Алар умыртка баганасына гомер буе ярдәм итә. Тик әти-әниләре баш тарткан. Консерватив дәваланудан – корсет киюдән башлаганнар. Аның кызга елга ике тапкыр алыштырырга кирәк. Элинага корсет белән йөрү авыр. Бигрәк тә дәресләрдә утыру уңайсыз. Яраткан шөгыле – флейтада уйнаудан да баш тартырга туры килгән.
Корсетны 21 яшькә кадәр кияргә кирәк – әлегә умыртка үсеше дәвам итә. Мускуллар көчсезләнмәсен өчен дәвалау гимнастикасын ясый. Табиблар әйтүенчә, Элинаның хәле яхшыра. Хәзер иң мөһиме-дәвалануны туктатмау.
Кызга берьюлы ике елга дәваланукурсын узарга кирәк –гәүдәнең актив үсеше бара. Дүрт корсет, физик дәвалау, массаж 545 мең сумга төшә. Гаиләдә бу кадәр юк. 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып, без бергәләп ярдәм итә алабыз. Бер хәбәрнең бәясе-75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадио компания һәм Русфонд сайтларында.
Ралина Абрамова, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.