Шәһәр Мэриясендә Елга портын яңартуның беренче эскизларын тәкъдим иттеләр. Аларны эшлекле дүшәмбе вакытында Илсур Метшин күрсәтте.
Портның мәйданы 287 гектар. Хәзер бу территориядә искергән җитештерү, гараж кооперативлары һәм ташландык объектлар байтак. Әлеге зонаны трансформацияләү проекты өстендә Мәскәүнең әйдәп баручы архитекторлары эшли. Планда -1 миллио 500 мең квадрат метр торак һәм шул кадәр үк коммерция биналарын, социаль объектларны төзү каралган. Төзекләндерү яр буена да кагыла, аның озынлыгы 9 километрдан артык булачак.