Елга порты янындагы яр буе-Казанның туристлар иң күп йөри торган урыннарының берсе. Бирегә пароходларның килеп туктавын, кузгалып китүен карарга килүчеләр күп. Тиздән яр буе тагын да төзекләндереләчәк. Әлегә биек койма артындагы мәйдан да туристларның яраткан урынына әйләнәчәк.
Күпьеллык башня краннары, йөк суднолары хәзер ташландык объектлар гына түгел, ә яңа проектның бер өлеше булачак. Идел буйлап 9 чакрым яр буенда урам кинотеатрлары, причаллар һәм мәдәни учреждениеләр барлыкка киләчәк.
Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина: «Архитектура, дизайн һәм урбанистика үзәген, музейларны һәм күргәзмә киңлекләрен урнаштырырга тәкъдим итәбез, мөселман мәдәни-финанс үзәге дә булачак.»
Идел янындагы территориянең бер өлешен торак итәчәкләр. Социаль объектлар да барлыкка киләчәк. Төп максат-депрессив сәнәгать зонасыннан — шәһәрнең Иделгә карап торган иң матур һәм инновацион урыннарының берсе итү.
Биредәге берничә объект инде күптән эшләми. Хәзер территория хуҗалары белән килешү мөһим . Ә алар 150гә якын.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин: » атна саен безнең эш штабы режимында һәр милекче белән очрашачакбыз, фикер алышачакбыз. Штабны үзем җитәкләячәкмен. Сораулар күп! Шулай да без Казанны йөз елга алдан билгеләячәкбез».
Проект катлаулы, әмма хәл ителмәслек түгел. Әлегә архитекторлар срокларны куймый. Концепция барысын да канәгатьләндерергә тиеш бит. Милекчеләрне, архитекторларны, туристларны һәм башкалада яшәүчеләрне дә.
Айнур Валиахметов, Ленар Хабибуллин, Татарстан яңалыклары.