Татарстан елга-күлләрендә боз әлегә бик юка. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре бозга керүдән тыелырга киңәш итә.
Сулыларда боз катуга һава температурасы, явым-төшем күләме, суның агымы, җил тизлеге дә йогынты ясый. Әлегә салкын көннәр бик аз булды. Сулыклардагы юка боз катламы куркынычсызлык таләпләренә туры килми.Татарстанда бу сезонда бозлы суда батуның ике очрагы теркәлгән. Лаеш районында Мишә елгасында ике балыкчыны коткарганнар, Чистай районында бер ир батып үлгән. Татарстан сулыкларында боз калынлыгы турындагы мәгълүмат атна саен җомга көнне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе сайтында урнаштырыла.