Түбән Камадан Елена Савенкованың кабат сәламәт яшәүгә өмете уянган. Берничә ай элек табиблар аның баш миендә шеш тапкан булган. Республика клиник хастаханәсе белгечләре ашыгыч рәвештә опреация ясагач, хәле җиңеләйгән.
Елена Савенкованың көннән-көн кәефе яхшыра бара. Иң куркынычы артта калган. Ике ай элек башы каты авырта башлагач, табибларга күренгән. Баш мие шеше диагнозын куйганнар.
Хәле авырайгач, Еленаны ашыгыч рәвештә республика клиник хастаханәсенә озаталар. Башта бер операция генә җитмәс дип уйласалар да, ул бик уңышлы килеп чыга.
Яман шешне заманча җиһазларны кулланып алгааннар. Хәзер пациента өенә кайтырга әзерләнә. Анда тернәкләнүне дәвам итә.
Операция ясаганда һәр миллиметрны онлайн режимда күзәтеп торалар. Бу яшәү өчен мөһим булган әгъзаларга зыян китермәс өчен шулай эшләнә. Иң куркыныч, иң авыр диагноз белән дә операцияләрне уңышлы ясыйлар.
Инновацияләр кулланып катлаулы операцияләр ясау стандартка керде. Республика клиник хастаханәсе табиблары аларны инде ун елга якын, көн саен, ясыйлар.
Валентина Васильева, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.