Электрон табло, видеокүзәтү камералары, юл йөрү өчен түләү системасы– болар яңа микроавтобусларда кулланылачак өстәмә уңайлыкларның кайберләре генә. Чаллыдагы хәбәрчебез яңа автобусны тәкьдим итү чарасында булып, пассажирлар өчен тудырылган уңайлыкларны карады.
Электрон табло — заманча микроавтобустагы остенлеклэрнен берсе. Ул киләсе тукталышның исемен күрергә һәм ишетергә мөмкинлек бирә. Мондый микроавтобус 22 кешегә исәпләнгән. Салонда аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен пандус һәм 3 уңайлы утыргыч каралган. «Пассажирлар ташу» предприятиесе генераль директоры сүзләренә караганда, мондый микроавтобусны көтү интервалы 3-4 минут, бу зур автобус көткәннән 4 тапкыр тизрэк диярлек.
Пассажирлар йөртү ҖЧҖ генераль директоры Николай Тятюшкин: «Әлеге автомобиль арткы подвеска, пневмоподушка белән тәэмин ителгән, болар салонда утырган пассажирларга уңайлыклар тудыра, машина тигезсез юлда да бик йомшак йөри. Шулай ук без әлеге автомобильне ике камера белән тәэмин иттек – берсе алгы юлны, икенчесе салонны күрсәтә,, машина йөртүче алдагы һәм салонда булган бөтен нәрсәне күрәчәк.»
Пассажирлар юл йөрү өчен акчалата да һәм транспорт картасы ярдәмендә дә түли алачак. Шулай ук микроавтобусларда электрон система урнаштырылачак, аның ярдәмендә смартфон яки электрон сәгать ярдәмендә түләү мөмкин булачак.
Электрон сервисны үстерү буенча директор Валентин Эзеков: «гади смартфон ярдәмендә банк картасы белән дә, телефон аша да түләп була. Алга таба түләү онлайн кассага керә, ул офиста тора, ул тиз арада Федераль салым хезмәте белән элемтәгә керә, һәм шунда ук смартфон экранында QR код килеп чыга, аның буенча пассажирларга чек бирелә.»
35нче маршрутка микроавтобусны тест режимында дүшәмбе көнне үк эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Эгэр шэхэрдэшлэр остенлеклэрне бэялэсэ микроавтобуслар шәһәрдә даими нигездә эшли башлаячак.