Казан Ратушасында «Ел укытучысы-2020» конкурсына йомгак ясадылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга истәлекле дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Конкурс өч этапта-октябрьдән февраль аена кадәр узды. 78 педагог 9 номинациядә көч сынашты. Казан мэры Илсур Метшин, укытучыларның тынгысыз авыр хезмәтен лаеклы бәяләде, һөнәрләренә тугры калулары өчен рәхмәт белдерде. Шәһәр конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар Казан данын республика конкурсында яклаячак.