Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән ТМТВ каналында татар телендә җырлаучы яшь башкаручылар проекты башланып киткән иде. Оештыручылар “Яңа йолдыз”ларны быел да кабызырга уйлаган. Шушы көннәрдә икенче сезонның финал концерты узды. Кемнәр алар йолдыз булырга теләүчеләр? Аларга кем бәя бирде? Әлеге сорауларга җавапларны хәбәрчебез Мөршидә Җиһан белән бергәләп эзлибез.
Йолдызларга элек тиңләп кенә була иде, ә хәзер җырлаучылар барысы да диярлек сәхнә йолдызы. Һәрхәлдә үзләрен шулай танытучылар шактый. Беренче Телевизион проект дип тәкъдим ителгән татар телендә җырлаучы яшь башкаручылар телевизион вокал конкурсы да йолдызлар әзерләргә алынган.
Камил Гәрәев
«Барс Медиа» компанияләр төркеменең директорлар советы рәисе
Мәскәүдән чакырылган продюсер Лина Арифуллина сәхнәдә җанлы музыка, күмәк чыгышлар, музыкаль инструментлар җитмәде дип белдергән иде узган елгы беренче проекттан соң. Быел Кайнар, Караш кебек төркемнәр дә, инструментларда уйнаучылар да булды.
Телетамашада катнашырга теләк белдереп җибәрелгән 500 видеогаризаның 50се сайлап алынган. Яңа йолдыз менә шул биш дистә арасыннан ачыкланды.
Сайлап алу турында музыкаль белемсез бер-белмәгән яшьләр дә, Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры артисты Ильнур Еникеев кебек әзме-күпме танылган яшьләр дә катнашты.
Катнашучыларга татар телен белү дә җитенкерәми. Репертуар да күп очракта дөрес сайланмаган.
Бу хаталар күбесенә хас. Әмма араларында берсүзсез 4,5 тавыш җыеп финалга узучылар бар.
Илшат Мөхәммәтҗанов җырлагач Зөлфәт Хәким Үзебезчә, татарча булды дип иң югары бәя бирде.
Эльмира Кәлимуллинага быел күбесенең сәхнәгә чыккач мәмиләнеп торуы ошмаган. Очкын юк ди. Шул ук сүзләрне проектның режиссеры да кабатлады. Таләпчән жюри әгъзасы бары тик Самат Нургалиевка гына әлеге проектка килгәне өчен рәхмәт әйтте.
Финалга узган биде кеше исемлегендә Илнар Шәрәфетдинов та бар. Югыйсә 5 жюриның икесе әйе , икесе юк дигәндә Айдар Галимов әйе дип әйтмәсә ул проекттан төшеп каласы иде.
Сайлап алу турын узган катшаучылар өч командага бүленеп, Алинә Шәрипҗанова, Филүс Каһиров, Алсу Әбелханова кебек остазлар карамагына тапшырылды.
Лайф Финалда иң күп балл Алия Бәдретдиновага бирелде. Аның 21 балл. Ләкин төгәл кем Яңа йолдыз иясеменә лаек булганы әлегә билгесез. Аны оештыручылар шушы көннәрдә күрәсәтеләчәк телетамашада игьлан итә.
Мөршидә Җиһан, Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары