Ел саен Август аенда эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясен яңадан исәплиләр. Өстәмә түләү алдагы елда эшләгән индивидуаль коэффициентлар саны белән исәпләп чыгарыла. Бер ел эчендәге коэффициентлар саны эшләүче пенсионерның керемнәренә, хезмәт хакы күләменә яки эш. хезмәт күрсәтүләрнең үтәлешенә бәйле. Шул ук вакытта максималь арту өч коэффициент белән чикләнгән. Пенсиягә өстәмә алу өчен 1 августтан эшләүче пенсионерларның алдагы елда эшләгән рәсми керемнәре булырга тиеш, Пенсияне индексацияләү өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Пенсия фонды автомат рәвештә яңадан исәп-хисап ясый.