«Ел инженеры-2021» республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс Татарстан Президенты ярдәме белән республика предприятиеләре һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен тану, бүләкләү һәм тарату, шулай ук яшьләр арасында инженер хезмәтенә карата кызыксыну формалаштыру максатында үткәрелә.
Бәйге ике этапта уздырыла: читтән торып һәм турыдан-туры. Беренче этапта экспертлар гаризаларны сайлап ала. Икенче этапта күчмә семинар була, анда мастер-класслар, тренинглар, тестлар уздыру, эшләрне яклау каралган. Конкурста инженер белгечлеге алучы югары уку йортлары студентлары, Татарстан предприятиеләре инженерлары катнаша ала. Конкурс лауреатлары Татарстан Президенты катнашында ел ахырында бүләкләнә.