Ел башыннан Татарстанның 18 меңнән артык гаиләсе ана капиталы хисабына торак шартларын яхшырткан.
Бу – сертификат куллануның иң кулай юнәлешләренең берсе.Пенсия фонды- торак шартларын яхшырту өчен, гаиләләргә 10 миллиард сум яки быел ана капиталын бирүгә юнәлдерелгән барлык акчаларның якынча 95 процентын күчерде. Сертификат акчаларын, ана капиталы алган балага өч яшь тулгач, торак шартларын яхшырту өчен тотарга була. Төп бурычны яки ипотека буенча беренчел кертемне түләү өчен, бу капиталны бала тугач та яки уллыкка алганнан соң ук кулланырга мөмкин, дип хәбәр итә республиканың Пенсия фонды.