Ел башыннан республика юлларында 3 бала һәлак булды – мондый статистиканы Татарстан буенча Эчке эшләрминистрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсендә китерделәр.
Идарә урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов барлык өлкәннәрне балаларны машинада йөртүгә тулы җаваплылык һәм җитдилек белән чакырды — юл-транспорт һәлакәте очрагында махсус авто-кресло баланың гомерен саклап кала ала.
Моннантыш, күпнәрсә машина йөртү стиленә дә бәйле – юлларда тизлек режимын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен һичшиксез үтәү мөһим. Ел башыннан бирле Татарстанда балалар катнашында 108 юл-транспорт һәлакәте булган — 100 балигъ булмаган бала төрле җәрәхәтләр алган.