«Экология – һәркемнең эше» дип исемләнгән өченче Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, Конкурсны табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт оештыра.
«Экология – һәркемнең эше» премиясе, 2021 нче елда булдырыла. Ул әйләнә-тирә мохитне саклауга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәткә, экологик мәгърифәткә багышланган кызыклы идеяләрне, проектларны үз эченә ала. Быел премиядә барлыгы 12 номинация: шулай арасында «Эко-мультфильм», «Эко-туризм «Эко рәсем», «Эко-гаилә».
Номинацияләргә бәйле рәвештә проектта балалар, яшьләр һәм өлкән буын катнаша ала. Гаризалар 2 октябргә кадәр кабул ителә. Тулырак мәглүмат белән экология министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.