1 ноябрьгә кадәр башкалабызның Сахаров, Әмирхан һәм Фучик почта бүлекчәләрендә, посылкалардан калган коробкаларны кабул итү пункты эшли. Шулай ук шәһәр халкы башка картон эшләнмәләрне дә эшкәртүгә тапшыра ала. Проектта Россиянең 34 төбәгендәге 254 почта бүлекчәсе катнаша. Акция «Экология» илкүләм проектына теләктәшлек йөзеннән уздырыла.