Быел Татарстанда 5 мең гектарга якын мәйданда урманнар яңартылачак. “Экология” илкүләм проекты нигезендә урманнар иске, корыган агачлардан чистартыла, әлеге мәйданнар яшь үсентеләр белән яңартыла. Үсентеләр кулдан утыртыла һәм моның өчен нибары 10 секунд вакыт җитә. Әлеге яңалык белән хәбәрчебез дә кызыксынды.
Менә бу чыршыларны урманнарга утырту алдыннан питомникта өч ел үстергәннәр. Махсус техника, яшь үсентеләр аллеясен артта калдырып, йөзәр метрга алга китә. Ә аңарча башка машина ярдәмендә чокырлар казыла. Шундый шартлар яңа утыртылган ылыслы үсентеләр өчен бик уңайлы. Биредә аларга кирәкле микроклимат саклана, корткычлар да зыян китерә алмый.
Барлык процесс та механикалаштырылмаган — агачларны кулдан да утырталар. Урманчылар саперлар кебек ялгышмыйча эшләргә тиеш. Үсентеләр тиешенчә утыртылмаса, урманнар юкка чыгарга мөмкин. Шуңа технологияне бик төгәл үтиләр.
Бер агачны утыртуга нибары 10 секунд вакыт җитә. Шундый темпта белгечләр көнгә ике гектарга кадәр урман утырта ала. Иң мөһиме — билгеле бер вакытта эшләү.
«Шәһәр яны урманчылыгы» җитәкче-урманчысы Илнур Кәшәфиев: «Урман утырту вакыты күп түгел. Кар эреп беткәч, үсентеләр яфрак яра башлаганчы, утыртып бетерергә кирәк.»
«Экология»илкүләм проекты кысаларында тиз һәм масштаблы эшләр бара. 2020 елда Татарстанда 5 мең гектарга якын мәйданда урманнар яңартылачак. Чыршы агачлары 40 метрга кадәр биеклектә үсә. Ә моның өчен аларга йөз елдан артык вакыт кирәк.
Фәнис Мөхәммәтов, Вадим Струминский, Таһир Хәсәнов.