Чаллы янындагы Мәләкәс елгасын чистарталар.
Быел елга үзәнен төзекләндерә башлыйлар. Бу эшкә 477 миллион сум акча билгеләнгән. Финанслау «Уникаль су объектларын саклау» федераль, «Экология» илкүләм проектлары буенча мөмкин булды.
Тәҗрибәле балык тотучылар Мәләкәс елгасынын пычраклыгыннан инде күптән зарлана. Монда хәтта кармак белән дә балык тотып булмый, диләр. Су үсемлекләрнең күбәюе, сазлы ләмнең артуы сәбәпле, балыклар да үрчеми.
Мин элек 70 нче елларда елга суын эчә дә ала идем. Ә хәзер бу сәламәтлеккә бик куркыныч. Янәшәдә чишмәләр күп, елга суы чиста иде. Хәзер елга сазлыкка әйләнеп бара, начар исләр килә. Монда балыклар да бик сирәгәйде.
Тиздән Мәләкәс елгасы үзгәрер, дип вәгъдә итәләр шәһәр Башкарма комитетында. Быел Түбән Кама сусаклагычы зонасында, 1450 метр озынлыкта Мәләкәс елгасы үзәнен чистарту эшләрен башларга планлаштыралар. Бу максатларга федераль бюджеттан 164 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Быел бу сумманың яртысын үзләштерәләр.
Шулай ук «Экология» программасына кертү өчен Мәләкәс елгасы үзәненең шәһәр өлешен чистарту проекты эшләнде. Озынлыгы — 3350 метр. Бу эшкә 313 миллион сум тотыла. Моннан тыш, яңгыр сулары агымнары өчен локаль чистарту корылмаларын төзү күздә тотыла.
Хәзерге вакытта Башкарма комитет ике адрес буенча урнашкан ике локаль-чистарту корылмасын төзү буенча проект-смета документларын әзерли. Тукай яр буе белән 5 микрорайон арасында проект документациясе эшләнгән, уңай экспертиза бәяләмәсе алынган. 270 миллион сумлык эш башкарыла. Тукай яр буе һәм Муса Җәлил проспекты кисешкән урынның проект документлары экспертизада. Э 123 миллион сум акча каралган..
Мәләкәс елгасы үзәнен чистарту проекты ике елга исәпләнгән. Су төбеннән 400 мең тоннага якын ләм чыгарылырга тиеш. Хәзер аның калынлыгы бер метрга якын. Бурычлар билгеле, эшкә керешәсе генә кала.