Республикада экологик чистарту ике айлыгы бара. Татарстанның табигатьне саклау ведомстволары республиканың иң пычранган участокларын ачыкладылар.
Белгечләр поездда рейд үткәрде. Кагыйдә буларак, проблемалы пычрак урыннар ел саен тимер юл буйларында теркәлә. Экологлар һәм Росприроднадзор хезмәткәрләре электр поезды тәрәзәсеннән барлык участокларны теркәделәр. Чүплекләрне бетерү өчен барлык мәгълүматларны шәһәр Башкарма комитетына тапшыралар. Биектаудан Зөягә кадәр булган шушы маршрутта гына да 50ләп чүплек табылган