Бүгеннән (22-нче марттан) 26-нчы мартка кадәр Горки-Әмәт урманында мәктәп укучылары өчен дәресләр узачак. Аларга 6 яшьтән өлкәнрәк балалар чакырыла. Педагоглар балаларга әйләнә-тирә табигатьне һәм экология темасын уен форматында өйрәтәчәк. Катнашучыларны «Экоквиз» заманча уены, «Яшел дозор» квесты, мастер-класслар һәм башка кызыклы чаралар көтә.
Дәресләргә көн саен яки бер тапкыр гына да килергә мөмкин. Язылу экранда күрсәтелгән телефон номеры буенча алып барыла.
+ 7(927)677-67-99