Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен машина йөртергә өйрәтү курслары башланды. Практик дәресләрдә беренче тапкыр коляскадагы инвалидлар руль артына утырды.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен автомәктәп махсус ике автомобиль сатып алган. Грант акчасын откан булганнар. Машина йөртергә өйрәнүчеләрнең күбесе коляскада, алар өчен машиналарны яңадан җиһазландырырга туры килгән. Мондый автомобильләрдә тормоз, газ һәм сцепление педальләре руль аша идарә ителә, ә менә тапшыру тартмасы үз урынында калган. Ә юл хәрәкәте кагыйдәләренә багнышланган дәресләр онлайн форматта уза.
Республикада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне өйрәтә торган автомәктәпләр бармак белән генә санарлык. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, дәресләр бушлай уздырыла. Күпләр машина йөртү хокукын алу өчен Чаллыга Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт һәм хәтта Казаннан хәтле килә.
Киләчәктә, грант тәмамлангач, Чаллы автомәктәбе проектны ябарга җыенмый, инвалидлар өчен машина йөртү дәресләрен даими нигездә, әмма акча хисабына калдырырга җыена.
Руслан Бикмөхәммәтов, Татарстан яңалыклары, Чаллы.