Татарстан дәүләт телерадио компаниясе Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга ярдәм итү буенча уртак проектны дәвам итә. Узган юлы без Илария Пронинага булыштык. Барыгызга да рәхмәт. Бүген кечкенә булса да, кыю малай Егор Яшинның авыру тарихына тукталырбыз. Туганнан бирле ул күкрәк читлеге авыруыннан интегә.
5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС
www.trt-tv.ru, www.rusfond.ru
Егор өстәл уеннарын яратып уйный. Тик менә дуслары белән йөгерергә, таганда атынынрга ярамый. Сул як җилкәсе авырта. Күкрәк читлеге авыруыннан бик кечкенә чагыннан интегә. Дүрт яшьлек сабый инде биш катлаулы операция кичерергә өлгергән.
Егор тумыштан җитез булуы, кыюлыгы белән аерылып тора. Тик артык актив булырга ярамый.
Егорның хәле көннән-көн авырая, чире көчәя. Казан табиблары малайга булышырга, ашыгыч дәвалау курсын үткәрергә әзер.
Малайга дәвалану өчен тугыз йөз унбиш мең сум тирәсе акча кирәк. Без сезнең белән бергәләп ярдәм итә алабыз. 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС җибәрергә кирәк. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
…Валентина Васильева, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.