Тапшыруыбызны кайгылы хәбәрдән башлыйбыз. 5 февраль көнне 87 нче яшендә танылган Казан журналисты, КФУ укытучысы, шәһәр телевидениесенең легендасы, “Эфир” телекомпаниясендә һава торышын алып баручы Константин Куранов вафат булды.
Константин Николаевич тумышы белән республиканың Биектау районы Садилово авылыннан. КДУ филфак һәм МДУ журналистикасы факультеты чыгарылышы. Константин Николаевич үзенең бөтен гомерен журналистикага багышлаган — 45 ел Казан дәүләт университетында укыткан. Аның журналист осталыгы һәм заманча журналистика тарихы турындагы лекцияләре, мөгаен, студентлар арасында иң популяры булгандыр. Константин Куранов Казан телевидениесенең башында тора. 1952 елда яшь Константин Куранов Татар радиокомитеты хезмәткәре була, ә 1959 елдан — Татар радиокомитеты һәм телевидениесе. 1994 елда Курановны «Эфир» телекомпаниясенә эшкә чакыралар. «Город» программасында ул «Безнекеләрне бел» рубрикасын алып бара. Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Хушлашу мәрәсиме бүген Варваринский чиркәүендә. Арча зыяратында җирлиләр